“Ашыгыч ярдәм”не чакырту түләүле булырмы?
Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты каршындагы Экспертлар советы ашыгыч ярдәмне ялган чакырткан өчен җаваплылыкны арттыру турында фикер алышуга кереште. Алар әлеге карарны җәмәгатьчелек белән фикер алышып чыгарырга ниятли. Бу хакта парламентның түбән палатасы комитеты әгъзасы Юрий Кобзев сөйләде.